Кичә район прокуратурасының утырышлар залында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә булды.
Көн тәртибендә "Балтач муниципаль районы территориясендә эшмәкәрлек субъектларында сәүдә эшчәнлеген оештыруда федераль закончалык таләпләренең үтәлеше" дигән мәсьәлә каралды.
Катнашучылар алдында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе З.Р.Зарипова, ТРның Биектау, Арча районнары буенча Роспотребсоюз идарәсе (ТОУ) җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Зәйнуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча ТО җитәкчесе Б.И.Кадыйровлар чыгыш ясады.
Киңәшмәне район прокуроры А.Ш.Низамиев алып барды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И.Шакиров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.С.Галимуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.К.Усманов, баш архитектор Ш.Ф.Борһанов, Балтач бистәсе башкарма комитет җитәкчесе И.Д.Габдрахманов, район эшмәкәрләр советы рәисе Р.Н.Гафиуллиннар катнашты. Алар да күтәрелгән һәр проблемага үз фикерләре белән уртаклашты, ачыклык кертте, аңлатма бирде. Сөйләшү барысын уртага салып сөйләшү, түгәрәк өстәл формасында барды. Эшмәкәрләрне борчыган проблемаларны исә районда танылган эшмәкәр ханымнар - Асия Закирова, Нурания Гыйльмуллина, Гөлфия Нәсыйховалар күтәрде. Сөйләшүдә бик күп проблемалар күтәрелде, аларны хәл итү юллары күрсәтелде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев