Хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырыла
Кеше һәм закон

Хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырыла

25 сентябрь көнне теләге булган һәр кеше профессиональ белгечләр белән киңәшләшә, соравына җавап таба ала.

Бу көнне хезмәт күрсәтү бушка оештырыла. Татарстанда бу көнне бушлай хокукый ярдәм "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Россия Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекләренең иҗтимагый кабул итү урыннарында, ТР Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә, шулай ук Россия юристлары берләшмәсенең Татарстандагы төбәк бүлегенә караган Казан, Әлмәт, Бөгелмәдәге бушка хокукый ярдәм күрсәтү үзәкләрендә оештырыла.
Халыкны көн дәвамында кабул итәргә җыеналар: Казанда 9:00-17:00 сәгатьләрдә, башка шәһәр һәм районнарда 8:00-16:00 сәгатьләрдә. Төшке ялга бүленү каралмаган.
25 сентябрь көнне мондый чара Балтачта да узачак. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (китапханә бинасында) халыкка Балтач районы нотариуслары 8.00-11.00, адвокат Р. М. Нәбиев - сәгать 11.00-14.00, прокурор ярдәмчесе Г.М.Галиуллина 14.00 -16.00 сәгатькә кадәр халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк. Рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 2-52-38.
Фото: http://www.orinfo.ru/ta/100200/

250

Нет комментариев