Бүгенге көндә террорчылык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү - һәркемнең бурычы.
Районның террорга каршы комиссиясе тарафыннан Норма мәктәбендә сары сигнал - укыту тренировкасы узды. Комиссия утырышында халык мәнфәгатьләре өчен эшләүче районның барлык оешмалары куркынычсызлыкны саклау юнәлешендә махсус күнекмәләр белән эшчәнлекләрен исбатласалар, Норма мәктәбендә узган укыту тренировкасы барышында укучылар һәм укытучылар коллективы терракт очракларында куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен үз-үзләрен саклау кагыйдәләрен күрсәттеләр.
Нет комментариев