Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда “Мәк” операциясе бара

Җәен декоратив чәчәкләр белән беррәттән, составында наркотик булган кыргый үсемлекләр дә борын төртә. Димәк, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бу юнәлештә аеруча уяу булу сорала.

Быел "Мәк" оператив-профилактик операциясе республикабызда ике этапта уздырыла. Әгәр аның беренче этабы 27 июньнән 31 июльгә кадәр барса, икенчесе 10 августтан 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Елена Родайкина, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгенең өлкән референты:
- "Мәк-2016" операциясе законсыз рәвештә утыртылган наркотик культураларның таралуына юл куймау, аларны ачыклау, юкка чыгару максаты белән үткәрелә. Шул исәптән, мондый үсемлекләрдән наркотик ясаучы, аларны ташучы һәм сатучы кешеләрне фаш итү бурычы да куела.
Әйтергә кирәк, "Мәк" операциясе бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Аны уздыруда хокук саклау органнарыннан тыш, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, таможня хезмәткәрләре дә зур көч куя.

Мисал өчен, әлеге операциянең беренче көннәрендә үк Татарстанда составында наркотик матдәләр булган 80 килограммнан артык кыргый үсемлек юк ителгән. Бу төр үсемлекләр күбесенчә Саба, Биектау, Лениногорск, Бөгелмә районнарында табыла. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белдергәнчә, бу фактлар районнарның географик яктан урнашуына бәйле. Әйтик, "Мәк" операциясе башлануга әле бик аз вакыт узуга карамастан, шундый алты очрак теркәлгән инде. Биектау районында - өч, Лениногорскида - 2, Бөгелмә районында - бер очрак.
Мисал өчен, июньнең соңгы көннәрендә республика полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 330 грамм наркотик алган. Алар арасында 300 грамм мәк саламы экстракты, 8 граммга якын дизайнер наркотиклары, 4,71 грамм гашиш һәм бер граммга якын каннабис бар. Барлык фактлар буенча да Россия Федерациясенең "Наркотик яки психотроп матдәләрне законсыз рәвештә җитештерү, саклау, ташу, тапшыру яки сату" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Мәк" операциясе дәвамында составында наркотик булган үсемлекләр белән көрәштә җирле үзидарә органнары һәм фермер хуҗалыкларына да җаваплылык арта төшә. Чөнки кайбер җир хуҗалары кыргый киндерне юк итүгә бармак аша карый. Ләкин әлегә Татарстанда составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү очраклары теркәлмәгән.

Әгәр мондый төр үсемлекләргә тап булсагыз, кичекмәстән җирле полиция бүлегенә хәбәр итегез.


Чыганак: intertat.ru

erid: 2VtzqumtM4F


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B