Узган елның 15 декабреннән 2015 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелгән иде. Бәхеткә, бу чорда районда янгын очраклары теркәлмәде.
Махсус режим вакытында тиешсез урында пиротехник матдә кулланган - 4, пиротехник мадтә саткан бер очрак ачыкланды. Таләп бозучылар административ жавапка тартылды. Авыл җирлекләрендә дә профилактик чаралар үткәрелде.
Бигрәк тә начар тормыш алып баручы, жыелып спиртлы эчемлекләр кулланучы гаиләләргә өстенлек бирелде. Махсус режим таләпләрен бозган ике очрак ачыкланды, аларга административ беркетмә төзелде. Алга табада янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан авыл җирлекләрендә профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.
Рәдиф Әхәтов
янгын күзәтчелеге бүлегенең баш инспекторы.
Фото: http://kem.kp.ru/daily/26317/3196466/
Нет комментариев