Кайбер транспортның дәүләт номерлары дөрес урнаштырылмаган, пычрак була. Быел өч айда гына да районда шул сәбәпле дистәләп кешегә беркетмә төзелгән. Һәркайсына штраф салынган.
Транспортның дәүләт номеры төнлә дә 20 метр ераклыктан күрә алырлык итеп урнаштырылсын. Аны каплап торырлык өстәмә җайланмалар булырга тиеш түгел. Бу - номерсыз транспорт чарасы белән юлга чыгу кебек җәзалана: 5000 сум штраф салына яки 1 айдан 3 айга кадәр транспорт йөртү хокукы алына. Номерын аңлы рәвештә бозып яки ялган номерлар белән йөрсәң, транспорт йөртү хокукыннан 6 айга мәхрүм ителәсең.
Фото: http://www.moe-online.ru/news/view/6110.html
Нет комментариев