Кеше һәм закон
Юл уртасында "хәл алучы" балтачлы бәхетле очраклылык аркасында гына үлми калган
Балтачның Нариман урамында салмыш ир юл уртасына ятып йоклаган
1 август көнне «Форпост»лылар бистәбез урамнарына күзәтү ясаганда, Нариман урамында исерек килеш йоклап яткан 1992 елгы ир-егеткә тап булалар. Ул бәхетле очраклылык аркасында гына исән калган дигән нәтиҗәгә киләләр, чөнки караңгы төндә машина тәгәрмче астында калуы да бик ихтимал бит. "Форпост"лылар кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәләр.
Район күләмендә яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшү айлыгы кысаларында үткәрелгән әлеге рейд нәтиҗәсендә килеп чыккан шушы вакыйга беренчедән кеше гомер саклап калуга тиң булса, икенчедән шушы "Форпост"та торып, тәртип саклаучы яшьләребезгә үз эшләренең файдасын күрсәтү мисалы да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев