Укытучы Нияз Шиһапов, мастер Рәйхан Низамов, Рузил Хаҗиев әзерләгән студентлар зона этабында җиңү яулады.
Казанда студентлар катнашында «Автосессия-2022» бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Балтач данын аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары яклады. Студентлар дәүләт техник каравын узуда, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, җиңел автомобильне фигуралы йөртүдә көчләрен сынадылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Алмаз Бәширов, Камил Габидуллин, Илсаф Шәйхетдиновтан торган команда бишенче урын яулады һәм республика этабына чакыру алдылар. Егетләрне, аларны ярышларга әзерләгән укытучы Нияз Шиһапов, мастер Рәйхан Низамов, Рузил Хаҗиевны ихластан котлыйбыз. Афәрин, егетләр! Инде республика этабында да уңышлы чыгыш ясарга язсын сезгә!
Нет комментариев