Арча районы Яңа Кырлай авылында узган «Ат көне» бәйрәмендә безнең район хуҗалыклары да катнашты.
"Тимирязев" исемендәге хуҗалыктан Мансур Сәләхов "Иң матур бизәлгән йөк арбасы" бәйге-күргәзмәсендә 2 урын, "Иң җитез йөк ташучы"ярышларында 3 урын яулады. Шулай ук "Кама","Татарстан", "Арбор", "Тимирязев" исемендәге, "Сосна" хуҗалыкларының атлары ат чабышларында катнашты. Биредә "Кама" хуҗалыгының "Сакура" кушаматлы аты белән җайдагы - Андрей Ишмурзин ярымтокымлылар арасында 2 урынны яулады.
Нет комментариев