Бүген Балтач районында Тукай көне. Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде.
Алар арасында дәүләтебезнеӊ олы бүләге Тукай премиясе лауреатлары да бар. Сосна Пүчинкәсе авылында Бибимәмдүнә абыстай кабере янында аныӊ һәм шагйрь рухына догалар укылачак, балаларга «әни» төшенчәсенеӊ һәрбер кеше өчен иӊ изге зат булуы турында вәгазь сөйләнәчәк. Бу бәйрәм барышы турында соӊрак тулырак җиткерербез.
Нет комментариев