Бүген Балтач мәдәният үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, тантаналы чара уза.
Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп булуы сөендерә.
Бәйрәм уңаеннан бүген район мәдәният үзәгендә матур тормыш корган парларны хөрмәтлиләр.
- Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләне, яшьлек мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган парларны, олыгайган көннәрендә дә яшьлек мәхәббәтләрен сүрелдермичә саклап кала белгән пар канатлы гаиләләрне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Гаиләләребездә тынычлык, татулык булсын! Бәхетле, имин яшик! - дип изге теләкләрен ирештерде район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм чарасында.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев