Балтач бистәсендәге кайбер шәхси йортларның капка төпләрендәге печәннәр чабылмый
Үзебез яшәгән тирәлекнең чиста, матур, төзек булуы һәркем өчен мөһим. Әмма кайбер райондашлар территориядә чисталыкны һәм тәртипне саклау мәсьәләсенә салкын карый.
Балтач бистәсендәге кайбер шәхси йортларның капка төпләрендәге печәннәр чабылмый. Скотопрогонда чабылмаган печәннән тыш, төзелеш материаллары урнаштыру очраклары еш очрый. Шулай ук авыл җирлекләрендә бүгенге көндә буш торган йортлар тирәлеген тәртиптә тоту — милек хуҗаларының бурычы икәнен онытмыйк!
Чисталык мәсьәләсенә салкын карамыйк, райондашлар. Табигатебездә хакимлек итүче ямьле җәйләргә тап төшермик!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев