Активлыкны һәм иҗади сәләтләрне үстерү, пешекче һөнәренә карата кызыксыну арттыру, үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирү һәм күптән түгел булып узган Пешекчеләр көне уңаеннан, «Шеф-повар» дип исемләнгән бәйге үткәрде.
Конкурс берничә этапны үз эченә алды:
1 этап - өй эше. Һәр аш-су әзерләү һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итү.
2 этап - аш-су ярышы. Икенче аш пешерү.
3 этап - кулинария ярышы. Яшелчә салаты әзерләү.
Бәйгедә Илзирә Шәрифҗанова беренчелекне яулады. Алинә Зиннәтуллина - икенче, Диния Мөбәракшина өченче урынга лаек булды. Катнашучыларга «Хыял»яшьләр үзәге исеменнән дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Айсылу Нуриева фотолары
Нет комментариев