Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта ишегалды туе уздырганнан (фото)

Матурлыкны күрә белергә кирәк, элеккеге ишегалды белән чагыштырганда биредә хәзер җир белән күк арасы.

Балтач бистәсенең Сабиров урамы, 9 йорт ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы нигезендә төзекләндерү эшләре башкарылды.

Программа кысаларында ишегалдына асфальт җәелде, тротуарлар яңартылды, атынчык, эскәмияләр белән өстәл куелды.

Төзекләндерү эшләре тәмамланган хөрмәткә дип биредә яшәүчеләр кабак бәлеше пешереп, мул табыннар әзерләп, бәйрәм ясаган. Кунакка җитәкчеләрне дә дәшкәннәр.

Матурлыкны күрә белергә кирәк, элеккеге ишегалды белән чагыштырганда биредә хәзер җир белән күк арасы. 

Сабиров урымы, 9 йортта яшәүчеләр төзекләндерү эшләреннән бик канәгать калды, җитәкчеләргә һәм эшчеләргә ихластан рәхмәт әйтеп, киләчәктә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев