Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм, һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим.
Чорлар шаукымы яшәешебезнең рухи өлешенә нинди генә үзгәрешләр-яңалыклар кертсә дә, сез һәрчак ул үзгәрешләрне үз җирлегебезгә буйсындырып, мәдәни өлкәне камилләштереп, заман белән бергә атлыйсыз. Уңышларга да үз-үзегезне аямыйча, җаваплы, уртак хезмәтләрегез бәрабәренә ирешәсез. Шул ук вакытта рухи-әхлакый, Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләрен формалаштыруны да алга сөрәсез. Милли тәңгәллекне, халык традицияләрен саклауны, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләүне мәдәнияттән башка гына күзаллап булмый.
Сезне кабаттан бәйрәмегез белән котлыйм, иҗади казанышларыбыз күп булсын, исән-сау, кайгы-хәсрәтләр күрми яшәргә, тыныч күңел белән эшләргә язсын.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин
Нет комментариев