Ураза гаете мөбарәк булсын!
Көн темасы

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Мөселман кардәшләребез! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм.

Рамазан ае - ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакьләнү, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала.

Изге Рамазан аен тәмамлаучы Ураза бәйрәме иманны ныгыту, яңа рухи пакьлеккә ирешү һәм әхлакый камилләшү шатлыгы алып килә. Мөселман дине тарафдарлары ил тормышында актив катнаша, яшьләрне тәрбияләүгә, диннәр арасында элемтәне ныгытуга зур өлеш кертә, милләтара татулыкка уңай йогынты ясый.


Барыгызны да Ураза гаете белән тәбрик итәм, һәркайсыгызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык телим.



250

Нет комментариев