8 октябрь көнне Сосна авылында яшәүче РӘИС МАНСУР улы САДЫЙКОВка 60 яшь тула.
Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Авырмый, кайгы хәсрәт күрми, якыннарыңның игелеген күреп озын гомер итүеңне телибез!
Без бәхетле, әти, син булганга
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген 60 яшең тулганда.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек!
Сине яратып, тормыш ярың Гөлфия, балаларың Илнур-Гөлнара, Раил-Фәридә, Әдилә, Алинә.
Нет комментариев