Чутай авылында гомер итүче апабыз БӘДИЛӘ ГАБДЕЛКАВЫЙ кызы АБДУЛЛИНАның 3 октябрьдә 50 яшьлек юбилее иде.
Сөекле апабыз! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Күңел түреннән чыккан барлык изге хисләрне сиңа җиткерәбез. Киләчәктә тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, куанып яшәргә язсын.
Уйлама әле, апа, картаям дип,
Өзмә әле үзәкләрне.
Безнең өчен син һаман яшь
Һәм бик тә чибәр әле.
Иң изге теләкләр белән әниең, Төхфәтуллиннар, Рамазановлар, Корбангапиевлар гаиләләре.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/4044184/post175475566/
Нет комментариев