Балтач авылында гомер кичерүче дустыбыз ГӨЛИЯ ӘХМӘТХАН кызы ЗАКИРОВАның туган көне.
Кадерле дустыбыз! Сине юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, тазалык, тынычлык, озын гомер, гаилә бәхете, шатлык-куаныч телибез.
Синдәй якын һәм кадерле
Дус-ишләр сирәк була.
Синең кебек ачык йөзле
Кешеләр сирәк туа.
Авыр чакта иң беренче
Ярдәм итүчебез син.
Шатлыкларны зур бәйрәмгә
Әверелдерүчебез дә син!
Дуслыкның кадерен беләсең,
Суытмыйсың араны.
Җылы сүзләрең дәвалый
Йөрәктәге яраны.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, дусларың.
Нет комментариев