Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балтач авылында яшәүче кадерле әниебез НУРҖИҺАН ФӘЙЗЕРХАН кызы ШӘРӘФЕТДИНОВАның 26 октябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Балтач авылында яшәүче кадерле әниебез НУРҖИҺАН ФӘЙЗЕРХАН кызы ШӘРӘФЕТДИНОВАның 26 октябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, зурдан-зур уңышлар алып килсен. Алдагы тормышыңда да кызларыңның игелеген күреп, якыннарыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә насыйп булсын сиңа.
Әни сүзе безнең өчен мәңге,
Иң кирәкле якын сүз булыр.
Тырыш, уңган әниебез белән
Авырлыклар җиңел тоелыр.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән әниләрең Әлфинур, Гөлчирә, кызларың Ләйсән, Гүзәл, киявең Алмаз, сеңлең Наҗия-Фәиз, Азат, Алмаз.
Фото: flowerpics

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250