Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген – эшмәкәрләр көне

Сезнең тырышлыгыгыз сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерү өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә

Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре, сезне Россия эшкуарлары көне белән чын күңелдән котлыйм!

Әлеге бәйрәм — үз эшләрен оештыра һәм үстерә алучы, инициативалы, актив һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Сез районның социаль һәм икътисади үсешенә лаек-лы өлеш кертеп, һөнәри осталык бәйгеләрендә, бизнесны яклау грантларында, төрле программаларда катнашасыз, идеяләрегезне һәм проектларыгызны тормышка ашырасыз. Яңа эш урыннары булдырып, халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәсез, хезмәт күрсәтәсез. Сезнең тырышлыгыгыз сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерү өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә. Хәйриячелек һәм иганәчелек эшчәнлегенә дә саллы өлеш кертәсез. Зур рәхмәт сезгә!

Иң авыр чорларда да уңышка ирешерлек көчегез һәм осталыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да сезгә эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа уй-хыяллар һәм максатлар белән янып яшәвегезне, гаилә бәхете һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булуын теләп калам!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрләр көне