Балтач бистәсендә яшәүче кадерле кешебез- әниебез ФАКИЯ РАВИЛ кызы ГАРИПОВАның 24 мартта гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.Кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә, без - балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп,әти белән иңгә-иң куеп, безгә терәк булып,озын-озак бергә гомер итәргә язсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Фото: playcast.ru
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың,оныкларың, кодагыең исеменнән улың Фәнил гаиләсе.
Нет комментариев