Салавыч авылында яшәүче кадерле әниебез ФИРАЯ ФАРУК кызы ҖИҺАНШИНАның 20 мартта 55 яшьлек юбилее.
Әни! Син безнең өчен дөньяда иң кадерле кеше. Күңел җылысы бирүче, бары яхшылыкка өйрәтүче, киләчәккә өмет, ышаныч уятучыбыз. Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа куанычлы гомер, шул гомергә җитәрлек сәламәтлек телибез. Әтиебез белән бергә оныкларыгызның куанычын, игелеген күреп, барыбыз бербөтен гаилә булып яшәргә язсын.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын, әни,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен дә
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, әтиебез, балаларың, киленең Лилия, кодагыең, оныкларың.
Фото: zvetisurguta
Нет комментариев