Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физкультура укытучылары, ветераннар һәм яшь спортчылар! Сезне ихлас күңелдән физкультурачылар көне белән котлыйм!
Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу – хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты – зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Без алдагы елларда да районда спорт үсәр һәм ныгыр, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр артыр дип ышанабыз. Ә якташларыбыз төрле бәйгеләрдә матур җиңүләре, яңа рекордлары белән сөендерерләр. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, югары спорт нәтиҗәләренә ирешүегезне телим.
Олы ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.
Нет комментариев