Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Газиз әниебез ФӘНИЯ МУЛЛАГАЛИ кызы ӘЮПОВАның 29 гыйнварда туган көне - 60 яшьлек юбилее.

Балтачта яшәүче газиз әниебез ФӘНИЯ МУЛЛАГАЛИ кызы ӘЮПОВАның 29 гыйнварда туган көне - 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа алдагы гомер елларыңда да иминлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез бәхетле көннәр телибез. Киләчәктә дә һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән хәерле, тыныч гомер итәргә язсын. Синең белән тормышыбыз матур, бәхетебез тулы, яшәвебез мәгънәле безнең. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, күзләреңнең нурлы карашын тоеп яшәргә насыйп итсен.
Сөйкемле карашың кояшка тиң -
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәүбән, кызларың Гөлназ, Гөлшат, Гөлүсә.
Фото: http://fotocvetov.ru/buketi6.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250