Балтач авылында яшәүче ГЫЙЗӘТБАНУ ГАБДУЛЛА кызы ШӘЙХЕТДИНОВАга 15 августта 90 яшь тула.
Яраткан әниебез! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа туар таңнар шатлык-куаныч, муллык, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы алып килсен.
Без бурычлы сиңа гомер буе
Күрсәтергә кадер-хөрмәтне.
Син бит безгә, әни, бу тормышта
Якты кояш кебек кадерле.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың исеменнән кызың Рәмзия, киявең Наил.
Фото: http://goodimg.ru/samyie-krasivyie-tsvetyi.html
Нет комментариев