Бөрбаш Сәрдегәне авылында гомер итүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез ЗЫЯТДИН НИГАМӘТУЛЛА улы НИГМӘТУЛЛИНның 1 сентябрьдә тeган көне.
Кадерле әтиебез! Сине 80 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә, туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак жәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Әти, сиңа аяз көннәр, исәнлек-саулык, жан тынычлыгы, озын гомер телибез. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч көннәр
Тели сиңа кызың, улларың.
Иң изге теләкләр белән әниебез Гыйльминур, балаларың Мидхәт-Рәмзия, Ләйлә-Рашит, Җәмил-Гөлнара һәм барлык оныкларың.
Фото: http://www.obradoval.ru/product/buket_tsvetov_zimnie_rozy/
Нет комментариев