Кариле авылында яшәүче ЛИЛИЯ ХӘЙДӘР кызы НУРГАТИНАның 1 декабрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебезне юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, озак яшә. Әни, диеп әйтер кешең булу нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса - уртак була, кайгыларың булса - югала.
60 яшьне картлык димәс идем,
Гомерләрнең матур, бай чагы.
Йөзеңдәге якты елмаюың
Әйтерсең лә, яшьлек учагы!
Гомерләрнең матур, бай чагы.
Йөзеңдәге якты елмаюың
Әйтерсең лә, яшьлек учагы!
Сине яратып, хөрмәт итеп, кызларың-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың, туганнарың исеменнән кызың Гөлназ.
Фото: https://vimeo.com
Нет комментариев