Норма авылында яшәүче НӘБИЕВА ГӨЛЧИРӘ ГАРИФ кызының 8 октябрьдә олы бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешебез, безнең таянычыбыз, киңәшчебез. Әни, сиңа аяз матур көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, әти белән озын гомер кичерүеңне телибез. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Изге теләкләр белән әтиебез Наил, балаларың, киявең, оныкларың.
Нет комментариев