Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сөекле әниебез ГӨЛФИЯ САЛИХҖАН кызы НИЗАМЕТДИНОВАның 15 август көнне 50 яшьлек күркәм юбилее

Чутай авылында гомер итүче газиз, сөекле әниебез ГӨЛФИЯ САЛИХҖАН кызы НИЗАМЕТДИНОВАның 15 август көнне 50 яшьлек күркәм юбилее!

Кадерлебез! Синдәй ягымлы, сөйкемле, кайгыртучан әниләрне бары тик ямьле җәйләр генә бүләк итәдер. Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тазалыкның иң ныгын, гомернең иң озынын, шатлык-куанычларның иң зурысын телибез. Киләчәктә мул рәхим-шәфкатебезне, игелегебезне күреп, әти белән бүгенгедәй тигез, матур яшәргә язсын! Без сине бик яратабыз, әни!
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта - олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Гомерләрең, әнкәй, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, кызың Алия, әби-бабабыз һәм барлык туганнар.
Фото: http://goodimg.ru/tsvetyi-ufa2.jpg.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250