Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сугыш ветераны Анатолий Кузьмич Медведевка 90 яшь тулды

3 ноябрь көнне Кече Лызи авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Кузьмич Медведевның олуг юбилее - 90 яшь тулды.

Анатолий Кузьмич:
- 17 яшемдә Бөек Ватан сугышына киттем. Миңа Балтика буенда беренче фронтта танк полкында хезмәт итәргә туры килде. Мин шул сугыш кырында әтиемне очраттым, аның белән бер полкта хезмәт иттек. Ләкин сугыштан икебез-ике вакытта кайттык. Сугыш тәмамлангач, туган йортка нибары 3 айга отпускага гына кайтырга насыйп булды һәм кабаттан 5 елга хезмәт итәргә алындым. Мин 1943 елның декабреннән 1950нең октябренә кадәр хезмәт иттем. Ә аннан соң инде Ленин исемендәге колхозда эшләдем, - ди ветеран тормыш юлын барлап.
Анатолий Медведев Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Туган авылына кайткач ул Анна Андреевна белән гаилә корып, 4 ул, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Евгений - Казанда, Николай белән Лев - авылда, Александр Ижевскида яши. Юбилярыбыз "Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту" программасы нигезендә салынган яңа йортта, кызлары Валентина тәрбиясендә 12 онык, 13 оныкчыкның хөрмәтле бабасы, гаиләсенең зур горурлыгы булып, тормыш иптәше Анна Андреевна белән 65 ел бергә тигез, парлы гомер итә. Медведевлар - хезмәт сөючән һәм тату гаилә булулары белән районыбызда хөрмәткә лаек кешеләр.
Анатолий Кузьмичка туган көне уңаеннан, тантаналы төстә РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, район башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән ихлас теләкләр җиткереп, бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды. Юбилярны шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, район хәрби камиссариатыннан ветераннар белән эшләүче штаттан тыш хезмәткәр Андрей Петрович Павлов һәм комиссариат хезмәткәре Лилия Вәлиева, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин һәм "Сорнай" җәмгыятенең баш экономисты Әнәс Кәлимуллин да тәбрикләде. Алар юбилярга үзләренең ихлас теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250