Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Яраткан әниебез ГӨЛФИЯ ЗӨФӘР кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНАның 1 августта олы юбилее

Норма авылында яшәүче яраткан әниебез ГӨЛФИЯ ЗӨФӘР кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНАның 1 августта олы юбилее.

Газизләрдән-газиз әниебез! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә шатлыгы, балаңның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, әтиебез белән гел шулай пар канатлардай матур, хәерле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә сөекле һәм сөйкемле кешебез! Рәхмәт сиңа, әнием, назың өчен, төпле киңәшләрең һәм терәк булуың өчен.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Сиңа насыйп булсын бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Син йолдызларның яктысы,
Гөлләрнең хуш ислесе.
Әйбәт әниләр күп лә ул,
Юк шул синең төслесе.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, кызың Гөлшат һәм әтиебез Камил.
Фото: http://www.liveinternet.ru/tags/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250