Кибеттә ватылган товар өчен кем түләргә тиеш?
Бу сорауга Арча территориаль органының эчке базарын координацияләү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үсеш бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина җавап бирә
— Сатып алучы товар өчен түләгәнче, милек сатучыныкы, ягъни кибетнеке булып санала. Бездә, әгәр сатып алучы кибеттә берәр нәрсә төшереп ватса, ул бу әйбер өчен түләргә тиеш дигән фикер яши. Бу фикер бар очракта да дөрес түгел. Сатып алучы саксызлыгы аркасында, яисә товарны бозар өчен махсус эшләнгәнлеге исбатланган очракта гына зыян күргән як, ягъни кибет товар өчен түләүне сатып алучыдан таләп итәргә мөмкин.
Шул ук вакытта сатучы гаебе белән товарларның яраксыз хәлгә килүе, ватылуы бар. Мәсәлән, стеллажлар арасындагы юлларны үтә тар калдыру, товарларны тотрыксыз урнаштыру нәтиҗәсендә, аларның җиңел генә төшеп китү мөмкинлеге булса һәм кибет идәне юеш, ә бу хакта кисәтү язулары булмаса яисә телдән әйтелмәсә, шуның аркасында сатып алучы егылып, пыяла тарадагы товарлары ватылса, шулай ук кассир товарлар төялгән тасманы бик кискен кабызып, шуның нәтиҗәсендә товар төшеп китеп, аңа зыян килсә, сатып алучы милекне бозуда гаепле була алмый, димәк, сатып алучы зыянны түләргә тиеш түгел!
Бары явыз ният белән махсус рәвештә идәнгә, стенага бәреп товарны ваткан очракта, шулай ук кибеттә, ягъни җәмәгать урынында үз-үзен тотышы белән сатып алучы тәртип бозса (кулларны селтәү, йөгереп йөрү, сугышу, һ.б.), аңа кибеткә китерелгән барлык зыянны кире кайтарырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев