Вак мәсьәлә дип карамагыз
Кулланучы почмагы

Вак мәсьәлә дип карамагыз

Балтач районында кулланучылар хокукларын яклаучы оешмаларның берсе — Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Кулланучыларның хокукларын яклау турыдан туры кеше иминлеге һәм әйләнә-тирә мохитнең куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле. Бу өлкәдә берни дә вак мәсьәлә була алмый. Товар кулланучының гомере, сәламәтлеге, бу товарның әйләнә-тирә табигать өчен куркынычсыз булуы кешенең төп хокукларының берсе. Кибеттә яисә базарда, онлайн кибетләрдә, интернет аша товар алганда кулланучылар хокукларын бозу — еш очрый торган күренеш. Һәркайсыбызның диярлек сыйфатсыз товар сатып алып, кәефе кырылганы бар. Андый очракта күпләр кул селти, кибеткә товарны кире илтүне түбәнсенү дип саный.

Ә кемнәрдер исә үз хокукларын яклый да, тиешле законнарны да белми. Чираттагы язмабызда бу өлкәдә еш яңгыраган сорауларга җавапларны һәм кулланучылар нинди хокукларга ия булуларын аңлатып узыйк:

Үз хокукларыңны белү кирәк

— Намуссыз кулланучыларга каршы ничек көрәшергә?

— Иң элек закон нормаларын төгәл үтәргә, әйтик, гарантия срогы дәвамында дәгъва кергән очракта сатучы тарафыннан экспертиза үткәрергә кирәк. Әмма товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең кулланучы гаебе белән килеп чыкканлыгы ачыкланса, нәкъ менә ул үзе сатучыга экспертиза чыгымнарын капларга тиеш. Кулланучының үз теләге белән үткәрелгән экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин.

Судта сүзләрегез дәлилле булсын өчен барлык процедураларны язмача рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез. Моннан тыш Сез судта шаһитлар күрсәтмәләреннән файдалана аласыз. Судка кадәр барып җиткән очраклар күп икән, эшчәнлегегезгә юридик хезмәт кертү турында уйланырга кирәк, дигән сүз.

— Телефон сата торган салонда кредитка мобиль телефон сатып алдым. Начар эшләде, үзләрендә берничә тапкыр ремонтлатканнан соң салон миңа аны башка телефонга алыштырырга тәкъдим иттеләр. Мин алыштырудан баш тартып, акчаны кире кайтаруларын таләп иттем. Әмма, янәсе кредитка алынган товар акчасы кире кайтарылмый, дип, минем таләбемне үтәмәделәр. Бу законга сыешлы хәлме?

Купил мобильный телефон в кредит в салоне по продаже телефонов.

— Юк, законга сыешлы хәл түгел. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 24 матдәсе нигезендә, кредитка сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында кулланучыга товарны кире кайтару көненә түләнгән кредит күләмендә акчасы кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү чыгымы да капланырга тиеш.

— Касса чегы югалган очракта товарны ничек кире кайтарырга?

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы нигезенә, кулланучының касса чегына ия булмавы аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуга нигез була алмый. Моннан тыш Сез, үзегез генә булмаган очракта, төзелгән сату-алу килешүен раслау өчен, шаһитлар күрсәтмәләренә таяна аласыз. Сатучы товарны алыштыру буенча Сезнең таләпләрне канәгатьләндермәсә, хокукларыгызны суд тәртибендә якларга туры киләчәк, судта шаһитлар күрсәтмәләре эш буенча тупланган барлык дәлилләр белән бергә бәяләнә.

Как вернуть товар в случае утери кассового чека

— Пластик тәрәзәләр куюга килешү төзегән идем. Көз башында вакытында килделәр, куйдылар. Документларга кул куйдым. Тик файдалану барышында, кыш чыкканнан соң, апрель аенда тәрәзәләрдә җитешсезлекләр күрендде. Тәрәзә куючы, гарантия срогы чыккан инде, дип бу мәсьәләдә мине тыңларга да теләми. Килешүне карасам, чыннан да, гарантия алты ай тәшкил итә, дип язылган. Мин тәрәзә куючыга үз таләпләремне куярга хакым бармы?

— Сез тәрәзә куючыга, оешма буламы, шәхси эшмәкәрме, үз таләпләрегезне куярга хокуклы. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29 матдәсе нигезендә, килешүдә күздә тотылган гарантия срогы ике елдан ким булып, башкарылган эштәге җитешсезлекләр гарантия срогы чыккач, әмма ике ел эчендә ачыкланган икән, мондый җитешсезлекләрнең эш нәтиҗәләрен кабул итүенә кадәр яки бу вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр буенча килеп чыкканлыгын раслаган очракта, кулланучы үз таләпләрен куя ала. 

Вы вправе предъявлять свои требования к поставщику окон, будь то организация или индивидуальный предприниматель.

— Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны ничек кире кайтарырга?

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы нигезендә, товар формасы, габаритлары, төсе, үлчәме яки комплектланышы ягыннан кулланучы теләгенә туры килмәгәндә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шушы товарны саткан сатучыдан шундый ук башкасына алыштыруны таләп итүгә хокуклы. Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә алыштыруга хокуклы.

Азык-төлек булмаган сыйфатлы товар түбәндәге шартлар үтәлгәндә алыштырыла: әлеге товар кулланылышта булмаган, товар рәвеше, куллану сыйфатлары, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документ сакланган булса. Кулланучының товар чегы яки касса чегының яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документының булмавы кулланучыны шаһит күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, әлеге товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын таләп итә ала. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе әлеге товар кире кайтарылганнан соң 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Сатучы исеменә дәгъва хатын ике нөсхәдә булдырырга, үзегездә калачак нөсхәдә сатучыдан дәгъваны кабул итү датасын күрсәтүен һәм кабул иткән затның имза салуын сорарга киңәш итәбез. Сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартканда, аны почта аша заказлы хат белән (хатны тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк.

Безгә мөрәҗагать итә аласыз

Балтач районында кулланучылар хокукларын яклаучы оешмаларның берсе — Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы. Оешма Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарына хезмәт күрсәтә.

Кайда булсагыз да, кулланучы буларак сорауларыгыз килеп чыкса, бу оешмага мөрәҗагать итә аласыз. Бүлекчә Балтач районында Балтач бистәсендә Х. Такташ ур. 3 «А» йортында 3 катта урнашкан, аңа 2-44-03 номеры буенча шалтыратып та мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Арча территориаль органына 8(84366) 3-28-93 номеры буенча элемтәгә чыгып, киңәшләр ала аласыз.


кулланучы почмагы

Нет комментариев