Социаль эшләр буенча белгечләр Гөлшат Сәләхова һәм Олеся Закирова балалар өчен «Элеккеге ишегалды уеннары» дип аталган чара үткәрделәр.
Аның төп максаты - җәйге каникуллар вакытында балаларны игътибарсыз калдырмау. Шул уңайдан алар укучыларга һәркөннәрен истә калырлык һәм кызыклы итеп үткәрергә тәкъдим иттеләр.
«Элеккеге ишегалды уеннары» үз эченә «Самовар», «Йортсыз куян», «Тәңкә салыш» кебек уеннарны да кертте. Балалар аларның һәркайсында рәхәтләнеп катнашып, элекке уеннарның да кызыклы булуларын ассызыклап үттеләр. Ә чара ахырында һәрбер катнашучыны кечкенә генә сюрприз көтә иде.
Нет комментариев