"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" сәнгать бәйгесен район социаль яклау бүлеге белән Пенсия фонды идарәсе коллективлары башлап җибәрә
Балтачта "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесе игълан ителде.Узган әлеге бәйге авыл җирлекләре арасында узган иде. Быелгысы исә оешма-учрежениеләр арасында узачак. Үзешчән сәнгать бәйгесен район социаль яклау бүлеге белән Пенсия фонды идарәсе коллективлары башлап җибәрә. Сезне 22 декабрь көнне 19 сәгатьтә район мәдәният үзәгендә көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Нет комментариев