26 июньдә, «Яшьләр көне» уңаеннан, «Сабантуй» ял паркында коляскалар парады узачак.
Ел саен истә калырлык итеп үткәрелүче әлеге чарада катнашасың килә икән, 20 июньгә кадәр район ЗАГС бүлегенә кереп яки «Коляскалар Парады – 2022» тамгасы белән Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк. Чараның нигезләмәсе белән Балтач районының официаль сайтында www.baltasi.tatarstan.ru таныша аласыз.
Нет комментариев