Балтачта олыларныӊ фикерләрен белделәр (+фоторепортаж)
Мәдәният

Балтачта олыларныӊ фикерләрен белделәр (+фоторепортаж)

Соӊгы вакытларда район мәдәният үзәгендә мондый күп халык катнашында узган зур чара күптән булганы юк иде. Әллә олы яшьтәгеләр бер-берсен сагынышкан, әллә инде район хәбәрләрен башлыкныӊ үзеннән ишетәселәре килгән, әллә күрше Әтнә халык театры спектакль куя дигәнгәме, нәрсә генә булмасын, ветераннарыбыз бердәм булып залны тутырдылар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышын нәкъ олылар көткән хәбәрләрдән башлады, эшләнгән эшләр һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында җентекләп сөйләде. Мөгәен шуӊадыр, чыгыштан соӊ сорау бирүчеләр дә табылмады. Ә инде халык «Шимбә көн кич белән» спектакльдә уйнаган артистларга ахырдан гөрләтеп кул чапты.

250

Нет комментариев