Район күләмендә "Йолдызлык" фестиваленә сайлап алу турлары бара.
Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Миләүшә Нәфыйковна җитәкчелегендәге жюри җыр-биюгә, сәнгатьле сөйләмгә сәләтле балаларны барлый. "Декабрьгә кадәр муниципаль этаб өлешен төгәлләргә исәп, - ди жюри әгъзасы, мәгариф идарәсеннән Әлфия Тәкыева.- 13 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының чыгышын карадык. Бүген балалар бакчаларын барладык. Иртәгә дә сайлап алулар дәвам итә. Тагын Чепья зонасы буенча да чыгышлар булачак."
Жюри көн саен якынча 50дән артык балалар чыгышын тамаша кыла. Былгы чыгышлар узган елга караганда хәзерлекле килү, киемнәргә зур игътибар бирелү белән аерылып тора. Быел Смәел, Бөрбаш, Кариле балалары да актив катнаша икән.
Нет комментариев