Балтачта «Бергә без – бәхетле» күңел ачу чарасы үткән (фото)
Мәдәният

Балтачта «Бергә без – бәхетле» күңел ачу чарасы үткән (фото)

Әлеге көн кабатланмас якты хатирәләре белән күңелләрне әле озак җылытып торыр.

5 июль көнне Балтач үзәк китапханәсе «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» уңаеннан, Ленини урамында урнашкан күпфатирлы йортның уен мәйданчыгында «Бергә без – бәхетле» («Счастливы вместе») исемле күңел ачу чарасы үткәрде.

Гаиләләр чарада күңелле итеп катнашты. Уеннарда бердәмлек, күмәк көч, зиһен көче-берсеннән-берсе кызыклы, истәлекле мизгелләр белән үрелеп барды.

Әлеге көн кабатланмас якты хатирәләре белән күңелләрне әле озак җылытып торыр.


Нет комментариев