Мәдәният

Бөтен бәхет кирәк

Өләшкәндә бәхет алмаларын Өлгергәннәр алып калганнар. Бәхетсезләр, бераз соңга калып, Сагышларга җанын салганнар. Бәхет алма түгел бүлгәләргә, Бөтен бәхет кирәк һәркемгә. Бәхет диңгезендә йөзәр иде, Йөзәр иде кеше һәркөн дә. Сагалый шул кайчак бәхетсезлек, Сынау арты сынау сагалый. Язмыш кайчак шатлык бүләк итсә, Кайгысын да җанга салгалый. Бул син, язмыш,...

Өләшкәндә бәхет алмаларын
Өлгергәннәр алып калганнар.
Бәхетсезләр, бераз соңга калып,
Сагышларга җанын салганнар.
Бәхет алма түгел бүлгәләргә,
Бөтен бәхет кирәк һәркемгә.
Бәхет диңгезендә йөзәр иде,
Йөзәр иде кеше һәркөн дә.
Сагалый шул кайчак бәхетсезлек,
Сынау арты сынау сагалый.
Язмыш кайчак шатлык бүләк итсә,
Кайгысын да җанга салгалый.
Бул син, язмыш, безгә мәрхәмәтле,
Бәхеткәйнең бир син бөтенен.
Бүлешергә теләмәс бит һичкем,
Бүләк итмәс бәхет бөртеген.

250

Нет комментариев