Безнең районыбызда җырлаучы, биюче, музыкаль уен коралларында уйнаучы, шигырьләр, әдәби әсәрләр язучы, кул эшләре белән мавыгып, искиткеч сәнгать әсәрләре иҗат итүче кешеләр бихисап күп. "Факел" клубы һәм "Хезмәт" газетасы барлык 50 яшьтән өлкәнрәкләрне шушындый күркәм шөгыльләре белән уртаклашырга, халыкка күрсәтергә чакыра.
Катнашырга теләүчеләр, 15 сентябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр, 2-43-77 телефоны аша шалтыратып языла ала, репетицияләргә килү мөмкинлеге дә бар.
7 октябрь көнне "Факел"да "Талантлар иленә сәяхәт" дип аталучы бәйрәм кичәсе узачак. Яшеренеп ятучы җәүһәрләребезне халык белсен иде. Килми калмагыз!
Әдилә Гарипова.
Нет комментариев