Кемдер йөгерергә хирыс, кемдер баганага үрмәләп тәм таба... Сабантуй җиңүчеләре кемнәр соң?
Мәдәният

Кемдер йөгерергә хирыс, кемдер баганага үрмәләп тәм таба... Сабантуй җиңүчеләре кемнәр соң?

Сабантуйларын кемдер ял итәргә, кемдер җыр-бию карап күңеленә рәхәтлек алырга дип көтә, ә менә берәр спорт төре буенча камилләшкән кешеләр шул чара өчен дип махсус бара.

Аларга дөресен генә әйткәндә бу көнне Сабантуй тамашасы да кирәкми, уйларын туплап, җиңүгә омтылып, бөтен көчләрен көрәшкә бирәләр. Балалар да махсус үзләре өчен оештырыла торган уеннарда катнашып калырга ашыга. Бүләк тә отасы, мин булдырдым бит дигән канәгатьләнү дә аласы килә аларның. Кичә-шаулап гөрләп узган Сабантуйның төрле уеннарда җиңү яулаган тырыш егет-кызлары белән дә танышып китик.

Аркан тартуда Шодадан Раян Йосыповка тиңнәр булмады, бадминтонда ир-егетләр арасында Түбән Кенәдән Зөлфәт Нәбиев, ә гүзәл затлар арасында Субаштан Азалия Хәбибуллина җиңү яулады, утын кисү буенча чын мастер-классны Нормабаштан Сөембикә Нәбиева күрсәтте, ә ир-егетләр арасында Балтачтан Рәмзил Хәкимов үзенең иң җитез булуын раслады, парлап утын кисүдә Балтачтан Гөлназ һәм Рафаэль Хәкимовларны куып җитә алучы булмады. Авыш баганадан әтәчне алучы Балтачтан Илдар Бикбаев булса, туры баганага менүдә Балтачтан Азат Каюмовка тиңнәр табылмады. Зурлар арасында үткәрелүче капчык сугышында Чапшардан Фирдүс Габдрахманов бөтен көндәшләрен тукмап, җиңү яулады. Кул көрәшенә гадәттә бик күп кеше җыела, быел да шулай булды. Яшүсмерләр арасында (55 кг.кадәр) Балтачтан Ильяс Хәйруллин иң көчле беләкле булып танылды. 55 кг.га кадәрге кызлар арасында Нөнәгәрдән Илсинә Дәминова, 65 кг.га кадәр Балтачтан Гөлназ Хәкимова, 65 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Килидән Гөлзия Гарифуллина көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмый җиңү яуладылар. Ир-егетләр арасында 75 кг.га кадәрге авырлыкта Балтачтан Рамил Шахметов, 85 кг.га кадәр Аланнан Раил Шәймөхәммәтов, 85 кг.нан югары үлчәүдә Шеңшеңәрдән Ранил Гыйззәтуллин үзләренә тиңнәр булмавын тагын бер кат расладылар.

Йөгерештә ир-егетләр арасында Балтачтан Рәйхан Нигъмәтҗанов 3 чакрым араны, гүзәл затлар арасында Чепьядан Ульяна Кумаева 2 чакрым араны беренче булып үттеләр. Өлкәннәр арасында Көлмездән Нәфисә Шакирҗанова һәм Салавыч Сәрдегәненнән Ирек Әхмадуллин финиш сызыгын беренче булып кисеп керделәр.

Менә шулай, кемдер йөгерергә хирыс, кемдер баганага үрмәләп тәм таба, кемдер иң көчле беләкле булу өчен тырыша... төрлесенең-төрле чарада катнашуы аларны аерадыр кебек тоелса да, җиңүгә булган омтылыш уртак яклары булып тора. Инде хәзер тыныч күңел белән икенче елгы Сабантуйга әзерлек эшләре башласаң да буладыр...


250

Нет комментариев