Кенәбаш егете, җырчы Рафил Җәләлиев ниһаять, сөйгәненә тәкъдим ясады! (Видео)
Мәдәният

Кенәбаш егете, җырчы Рафил Җәләлиев ниһаять, сөйгәненә тәкъдим ясады! (Видео)

3 апрель көнне Казанда яшь җырчы пар - Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың "Мәхәббәтле тамаша" дип исемләнгән тәүге концертлары узды. Чыннан да, бик мәхәббәтле тамаша булды ул.

Сценарий буенча, алып баручы кыз Ирина Арсланова әлеге яшь йөрәкне кавыштыру теләге белән яна. Рафилнең һаман да Эльмирага тәкъдим ясамавына эче поша. Үзенчә ниндидер сөйдергеч бөтиләр ясап та мәш килә. Ахырдан барыбер үз дигәненә ирешә. Җырчы егет сөйгәненә тәкъдим ясый. Ләкин сценарийдан бераз читкә тайпылып китеп...

- Казанда 45нче концертыбызны куйдык, - диде Рафил. - Сценарий буенча, тамаша ахырында тәкъдим ясау дигән әйбер бар иде безнең. Гадәти концертларда Эльмираның кулын сораган булып, чәчәк кенә бүләк итә идем. Ә кичә тормышымда бик җаваплы адымга бардым. Тулы зал каршында чын-чынлап яраткан кешемә тәкъдим ясадым! Билгеле, Эльмира моны белми калды. Аңа бик "приятно" булды, әлбәттә. Әле дә хисләнеп йөри...

Концертта Казан тамашачысы бер генә түгел, ике тәкъдим ясау күренешен күзәтте. Камал театры артисты Артур Шәйдуллин да, сәхнәгә бер кочак кызыл розалар алып менеп, алып баручы кыз - Ирина Арслановага йөзек кидерде.

Чыганак: akcharlak.com

250

Нет комментариев