Кили китапханәсендә балаларга сугыш турында китап укыйлар
Мәдәният

Кили китапханәсендә балаларга сугыш турында китап укыйлар

4 май көнне Кили авыл китапханәсендә Кили башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары катнашында Самара балалар китапханәсе игълан иткән 7 Халыкара "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле акция кысаларында кычкырып укулар үткәрелде.

Акция өчен .Н.Печерскаяның "Дети - герои Великой Отечественной войны" китабы кулланылды, презентация күрсәтелде. Шушы ук чарада Норма урта мәктәбенең 6 б сыйныф укучылары да катнашты, дип хәбәр итә Кили авыл китапханәсе мөдире Миләүшә Мәннанова.


250

Нет комментариев