Кунырда гөрләтеп әрәпә җыйдылар (+фото, видео)
Мәдәният

Кунырда гөрләтеп әрәпә җыйдылар (+фото, видео)

Кунырда матур итеп, заманча әрәпә җыйдылар.

"Авылыбызда  бик матур итеп әрәпә җыйдылар. Рәхмәт ферма коллективына, шундый актив, якты йөзлеләр. Авылны матур итеп гармун моңнарына,  җырга күмеп, авылдашларга ял бүләк иттеләр. Һәркайсының абзар тулы малы, көн буе аяк өсте йөгереп эшлисе эше булуга карамастан, матур итеп әрәпә җыйдылар. Шундый яшьләр булганда гына авыл яши. Үсеп килүче буынга үрнәк алар. Шәһәргә таралган яшьләребез атна ахырына җыелып кайтып, бу йоланы дәвам итсә иде.

 

 

Гөлназ Шакирҗанова,

Куныр авылы


Нет комментариев