Яшь җырчы Ленар Яшенгә кызлар ни рәвешле генә мәхәббәт аңлатмый?! Тик Ленардан бала табып, өйләнүен таләп итүчеләр юк иде әле. Җырчы исә бу хәлне кире кага, "моның булуы мөмкин түгел, чөнки ул кызны гомеремдә дә күргәнем юк", ди.
Җырчы әлеге кыздан котылу өчен аның телефон номерын кара исемлеккә керткән. "Ләкин барыбер җаен тапты, башка номерлардан шалтырата. Шуңа күрә соңгы арада телефонымны сүндереп торам. Дуслар да кайвакыт югалта", - ди Ленар.
Хәтерләсәгез, күптән түгел Ленар Яшеннең очрашып йөргән кызы белән аерылышуы турында язган идек. Бу хәбәр кызларда өмет чаткысы уяткан булса кирәк, соңгы вакытта Ленарга карата кызлардан игътибар арткан. "Мәхәббәт аңлатулар бер хәл, ләкин миннән "бала табучылар" юк иде әле. Ахыры ничек тәмамланыр?! Өйләнә алмыйм бит инде мин аңа!" - ди Ленар Яшен.
Нет комментариев