Пыжмара авыл җирлегендә “Кыш озату” булды (фото)
Мәдәният

Пыжмара авыл җирлегендә “Кыш озату” булды (фото)

Авыл халкы бәйгеләрдә актив катнашты, көн дәвамында саф һавада бергәләшеп күңел ачты.

Итекле чаңгыда да ярыштылар, аякларны бәйләп, парлашып узыштылар да, арканын да тарттылар, таяк та тартыштылар, балаларны чанага утыртып ярышу да оештырылды, күзне бәйләп әйбер кисү, кәрзингә туп кертү кебек берсеннән-берсе кызыклырак уеннарда үзара көч сынаштылар. Пыжмара авыл җирлегендә яшәүчеләрдән тупланган 5 команда арасында волейбол ярышы да үткәрелде. Бәйрәмгә җыелган сабыйлар да читтә калмады. Алар өчен төрле уеннар оештырылган иде.
Кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйланып, авыл халкы кышны бәйрәм итеп озатты.


250

Нет комментариев