И, бу язмышның салкын җилләре, Күңелне телгәли кайчаклар. Көч уятып хисләр дәшә Сабыр бул диеп, сабыр, сабыр. Көтмәгәндә гайбәт сүз ишетелсә, Җавап кайтарасы килгәндә дә. Уйларны туктатып хисләр дәшә Сабыр бул диеп, сабыр, сабыр. Ишек какса олы шатлык, Бар дөньяга белдерәсе килгәндә дә Тыйнак була бел диеп, хисләр дәшә Сабыр...
И, бу язмышның салкын җилләре,
Күңелне телгәли кайчаклар.
Көч уятып хисләр дәшә
Сабыр бул диеп, сабыр, сабыр.
Көтмәгәндә гайбәт сүз ишетелсә,
Җавап кайтарасы килгәндә дә.
Уйларны туктатып хисләр дәшә
Сабыр бул диеп, сабыр, сабыр.
Ишек какса олы шатлык,
Бар дөньяга белдерәсе килгәндә дә
Тыйнак була бел диеп, хисләр дәшә
Сабыр бул, сабыр, һәрчак җирдә.
Чулпан Габделганиева
Фото: http://www.interfax.by
Нет комментариев