Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салавыч Сәрдегәнендә Сабантуй гөрләде (фото)

Туган авылымда Сабантуй шаулап-гөрләп узды. Өстән сибәләп торган яңгыр да беркемне куркытмады. Ходайның биргәненә шөкер итеп, бар кеше күңел ачты, уйнады, җырлады, биеде.

Туган авылыбызның данын югалтмыйча, Сабантуйлар аша, халыкның күңелен күреп, әзгә генә булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, яшәтергә-яшьнәтергә тырыштык. Сабантуйда кунаклар да күп иде, төрле милләт биюләре биедек, эшкә килгән әрмәннәр дә Сабантуй мәйданын дер селкеттеләр, биеп, уеннарда катнашып, татарлар бәйрәмен бик яраттылар. Һәркем көтеп алган бәйрәмнән күтәренке күңел, яхшы кәеф белән таралышты. Соңыннан дискотека гөрләде...Сабантуй бетүгә яңнгыр да чиләкләп коя башлады. Жирләребез иркен сулыш алды...


Сабантуйлар килде авылыма
Яшә син, туган авыл.
Син яшәсәң, без дә онытылмабыз
Тотынышыйк әйдә бергә кул.
Авылымнын бөек үткәне бар
Бүгенгесе булсын яхшырак.
Кунакчыл һәм гади халык монда
Киләчәге булсын яктырак.
Тырыш синең хезмәт кешеләрең
Ышаныгыз, ераклардан килгән дан дисәм
Яшәтергә туган авылларны
Авыл яши икән - без исән.
Сабантуйлы авыл- исән авыл
Югалтмыйча саклыйк без шуны.
Һәммәбездә бергә, бердәм булыйк
Кушыйк шуна йөрәк ярсуын.
Балалар да бездән үрнәк алсын,
Оныклар да килсен сагынып.
Авылымның йөзе югалмасын

erid: 2VtzqumtM4F

Сәлимә Габделхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B